Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Жизнь наших соседей и других районов и городов республики. Проблемы, новости, события и т.д.

Модератор: Вова

Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение sergey » 14 июн 2012, 20:40

Зәй ягында булдым мин…

Искәндәр СИРАҖИ

13.06.2012

2012, №23 (14 июнь)

Тыелган тема

Воропаева, Зәй, хаким

Зәй районында хакимият татарларны кыерсыта, дигән хәбәр алгач, ышанмаган идем. Ничек инде Татарстанда татар кешесен кыерсытып булсын? Шулай да, барып кайтырга, барын да үзем тикшерергә булдым. Баксаң, чынлап та андагы вәзгыятьне «татарны кыерсыту» дип бәяләп була икән.

ТАТАРНЫ ЯРАТМЫЙ УЛ

«Татарларны безнең район башлыгы Татьяна Воропаева бик яратып бетерми», – диделәр миңа Зәйдә. Шунда ук дәлилләрен дә китерделәр.

Районның элеккеге Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Касыйм улы Кәрамов әйтүенчә, хәзер Зәйдә инде татарча укыту калмаган. Кәгазьдә булганнарында да инде татарча укыту юк.

Зәй районына Татьяна Васильевнаны хаким итеп билгеләү белән мәгариф өлкәсен үзгәртергә, татар җитәкчеләрен мәгарифтән читләштерергә тотынды. Керәшен Василий Тихонов коррекция мәктәбе директоры иде, аның урынына Ирина Боровинских дигән марҗаны куйдырды.

«Светлячок» балалар бакчасында мөдир Дилә Гыйльметдинова иде, аны Галактионова фамилияле марҗа ханымга алыштырды. Александровская Слобода мәктәбендә Роза Һадиуллинаны алып атарга кушып ике ел йөрде, сакларга тырыштым. Нәтиҗәдә, теләсә кемнән шикаятьләр яздыртып, барыбер урыс Кухаревка алыштырттырды. Саный китсәң, мисаллар күп. Иң мөһиме, ул бит барысын да минем кул белән эшләтте. Соңыннан үземә дә каныга башлады», – ди Рафаэль Касыйм улы.

Хәер, аның үзен дә эшеннән бик сәер генә алып аттылар. Башта 50 мең ришвәт алуда гаепләп, бөтен республикага гауга чыгардылар, ә аннан соң РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе буенча шартлы рәвештә хөкем итеп куйдылар. Ничек итеп «ришвәт алу» маддәсе «аферистлык»ка әверелә ала ул? Әгәр кемдер эшне махсус оештырмаган булса, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел бит – икесе ике төрле гаепләү, бер-берсе белән берничек кисешә алмыйлар. Шуңа күрә «үз теләге белән» китәргә теләмәгән мөдирне эштән озату өчен оештырылмады микән дигән шигем бар. Чөнки аңа инде әллә кайчан эше беткән, акчасы түләнгән өч балалар бакчасын сипләгән өчен ришвәт тәкъдим иткәннәр, имеш. Мантыйк кайда соң монда? Акчасы түләнгән булгач, ник ришвәт бирергә? Аннан соң мәгариф бүлеге җитәкчесенең акча бирү вәкаләте дә юк, бу эш белән башкарма комитет шөгыльләнә дип беләм…

Иң кызыгы шунда ки, мәгариф бүлеге башлыгы Рафаэль Кәрамовка «һөҗүм» башлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Сәләхетдинов җыенып районнан ук китеп бара. Мөгаен, үзенә дә чират җитәр дип курыккандыр. Ул да татар бит…

– Миңа карата ниндидер эш баруын соң гына аңладым. Беркөнне Валя Алишева дигән хатын килеп керде дә, миннән баласына балалар бакчасына урынны электрон чират буенча алуы хакында белешмә сорады. Баксаң, аны ике көн рәттән, баласын бакчага китергән җиреннән полициягә алып китеп, «Мәгариф бүлеге мөдире Кәрамовка 50 мең сум ришвәт бирдем, балама урынны шулай алдым», – дигән күрсәтмә таләп итәләр икән. «Көн саен 5-6 сәгать тоталар, ә мин базарда сәүдә итәм, акчаны сату күләменнән түлиләр. Бүген балаларыма ризык алырлык та акча эшли алмадым», – дип елап чыгып китте. Тагын берсе шундый белешмә сорап кергән иде, анысын аңламый калганмын. Алар чынлап та бакчага юлламаны электрон чират буенча алдылар. Бу эшләре барып чыкмагач, төзүчеләр аша башка җиттеләр, – ди Рафаэль Касыйм улы.

Зәй район үзәк хастаханәсендә исә «милли бүленеш»нең иң «гүзәл» үрнәгенә үк барып җиткәннәр. Заманында бирегә Красков дигән урыс кешесен бүлек мөдире итеп куялар. Ул оялмыйча, тартынмыйча «ненавижу ваш противный татарский язык», «ненавижу татар» дип игълан итә.

– Бу хакта хастаханәнең баш табибы Гуров Владимир Ивановичка ничә әйттек – чара күрмәде. Глава Татьяна Васильевна Воропаевага хәбәр иттек – ярдәм итмәде. Эш шуңа барып җитте ки, бер бүлектә эшләүче табиблар төрле ординатор бүлмәләрендә утыралар: урыслар бүлекнең бер башында, татарлар – икенче башында, – ди гомеренең 25 елын табиб булып эшләгән Илдар Харисов.

Илдар әфәнде бүген хастаханәдән куылган, юк гаебен бар итү җаен тапканнар. Мөгаен, «милли гаделлек» эзләп йөрүе дә эзсез калмагандыр – әлегә аның куылуы мәсьәләсендә судлар бара. Эш инде ТР Югары Судына барып җиткән. Әмма беренче утырышта эшне карамаганнар, чөнки Илдар әфәнде үзенең язган шикаятен танымаган.

– Хөкемдар бөтенләй башка шикаять укый башлады. Туктаттым һәм үземдәге нөсхәсен күрсәттем. Ул карады да, судны кичектерде. Миңа калса, гаризамны район судында алыштырып җибәргәннәр. Чөнки минем эштән куылуымда хакимәбез Воропаеваның да өлеше бар кебек, ул кушкан булырга мөмкин. Хәер, безнең Зәйдәге хәлләрне аңламассың, – ди ул.

Илдар әфәнденең хатыны Халидә Шакир кызы исә шул ук «милли гаделлек» эзләве аркасында кайчан район мәгариф бүлегеннән куарлар икән дип көтеп йөри.

Ә теге Красков дигән бәндәне бары тик матбугат кызыксына башлагач кына эштән җибәргәннәр. Ләкин ул татарларны һәм татар телен бик сөймәсә дә, Рязаньга ук китеп бармаган, Казанга гына килеп урнашкан дип ишеттем…

– Быел бездә милли мәдәният елы санала. Күз буяу өчен төрле чаралар уздырган булып кыланалар. Әгәр татар мәдәниятен татарча гына күрсәтсәң, соңыннан урыс теле булмаган өчен эләгә. Элекке хакимебез мәрхүм Ренат Шәех улы Фәрдиев заманында мондый хәл булуы мөмкин түгел иде. Бездә ул чакта татар мәгарифе дә, мәдәнияте дә бар иде, татар булган өчен эштән дә алмыйлар, урыс белән алыштырмыйлар иде. Хәзер җыелышларда берәр татар фамилиясе ишетелсә, хакимә Воропаева: «Мы что, его еще не уволили?» – дип кычкыра ди. Элек без киләчәгебезгә ышанып яшәдек, хәзер иртәгә нәрсә буласын белмибез, Фәрдиевны сагынабыз, әллә кайчан мәрхүм булган Рәшит Хамадиевны да искә алабыз. Тик Воропаеваны сагынырбыз дип уйламыйм, – ди Халидә Шакир кызы.

Татарны мыскыл итүнең иң зур үрнәген мин Зәй районының Чыбыклы авылында күрдем. Бу чиста татар авылы, бик төзек һәм матур. Тик бер бәла бар – авыл башлыгы.

– Безнең авылга иренә ияреп Габдуллина Ольга Алексеевна дигән марҗа кайтып төште. Ире читтә өйләнеп, шунда яшәп, балалары белән кайттылар. 20 ел татар белән, татар авылында яшәп, татарча да өйрәнә алмады. Әле җанисәп алу вакытында татар иреннән туган балаларын «урыс милләтеннән» дип яздырды. Район башлыгы Воропаева шуны башта авыл советы депутаты итеп, соңыннан әйбәт кенә эшләп торган Илфат Гадершинны алдырып, авыл башлыгы итеп куйдырды. Хәзер гомерләре буе авылдан чыкмаган, бер авыз сүз урысча белмәгән әби-бабайлар белешмә алыр өчен дә җирле үзидарәгә барып сөйләшә алмыйлар. Нинди зур авылда татар кешесе беткәнме? Шул ук Илфатны ник эшеннән алганын аңлатып та тормады бит. Ул барында авыл ялт итеп тора иде, бөтен зур кунакларны безгә алып килделәр. Хәзер үз авылыбызда, үз телебездә җитәкче белән дә сөйләшә алмыйбыз, – дип зарланды Чыбыклы халкы, очрашуга килгәч.



Мин бу 20 ел буена татар авылында яшәп тә, татарча өйрәнә алмаган «уникаль» ханымны күрергә теләп, җирле үзидарәгә кереп чыккан идем дә, ул Зәйгә, Воропаева янына киткән икән. Аның татар кешесеннән ние белән артык булуын күрәсем килгән иде. Мөгаен, бу өстенлеген Зәй районы хакимәсе Татьяна Васильевна үзе генә беләдер. Аңлавымча, аның өчен иң мөһиме – җитәкченең татар булмавы…

Миңа калса, авыл җирлеге бинасы өстендә җилфердәп торган республика байрагын да алыштыра алмаган, сүсәреп, тузып беткәнче тоткан рәисне әллә кайчан алмаштырырга вакыт. Әллә соң Татарстан байрагына, татар теленә, татар кешесенә хөрмәтсезлек күрсәтү Зәй түрәләренең визит карточкасымы?!

Кыскасы, татар кешесе үз җирендә үз телендә сөйләшә алмыйча, кайдандыр кайткан чит кешегә баш иеп яшәргә тиеш булып чыга! Бездәге урыс милләтчеләре исә «Татарстанда урысны кысалар!» –дип лаф ора. Юк, әфәнделәр, Татарстанда татарны кысалар кебек әле монда!

ТӨЗҮЧЕ ТҮГЕЛ – ҖИМЕРҮЧЕ

Зәй кебек зур районда милли мәсьәләне шактый ук бәхәсле дәрәҗәгә җиткергән хакимә Татьяна Воропаеваны ник үз урынында тоталар икән дигән сорау туа. Бәлки, ул икътисади яктан бик көчледер һәм, «толерант» (түзем) халык буларак, югарыдагылар аның татарны бераз рәнҗетүен белә торып түзәләрдер? Югыйсә, «Бердәм Русия», Путинга «әйбәт тавыш бирдергәне» өчен генә аны асраудан мәгънә юк. Теләсә кайсы яңа хаким югарыдан кушканны үтәргә әзер икәнен беләбез, ләбаса! Әйтик, бюллетеньнәрдәге логотипларны кубарып алып, «кирәкле» кешегә тавыш бирелгәненә күчереп ябыштыруны оештыру өчен баш кирәкми. Бары тик сайлау участогында видеокамера күрми торган почмак кына табу лазем…



Хәер, монысы, сүз уңаеннан, сайлау комиссиясендәге кеше сөйләгәннәрне сөйләвем. Үзем күрмәгәч, тәгаен ничек ерып чыкканнарына иман китерә алмыйм. Әмма утсыз төтен дә булмый диләр бит…

Миңа килгән шикаятьләргә караганда, хакимә Татьяна Васильевна хакында көчле икътисадчы дип тә, әйбәт дипломат дип тә, үтә «интернациональ» җанлы дип тә әйтеп булмый. Барыбыз да беләбез, бүген авыл районнарының, кечкенә шәһәрләрнең иң зур бәласе – эшсезлек. Бу исә үзе бик күп социаль проблемалар китереп чыгаручы фал. Вәзгыятьне бер генә юл белән чишеп, эшсезләр армиясен асрауны дәүләт җилкәсеннән төшереп була. Бу – эш урыннары булдыру. Моны исә бары тик кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү аша гына җиңеп чыгарга мөмкин. Чөнки дәүләт кенә барысын да хәл итеп бетерә алмый. Шуңа да эшмәкәрлекне үстерү буенча яңадан-яңа программалар кабул ителә, субсидия вә кредитлар бүлеп бирелә. Җирле хакимиятләргә шушы мөмкинлекләрне халыкка җиткерүне оештырырга, бераз ярдәм итеп җибәрергә генә кирәк.



Белмим, бәлки, Зәйдә бу эш күпмедер башкарыладыр, ләкин миңа хакимәгә рәхмәт әйтеп мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Хәер, алар әйтергә дә тиеш түгел! Дәүләт сәясәтен үтәү – хакимиятләрнең төп бурычы. Ә менә аяк чалу мәсьәләсендә мөрәҗәгатьләр булды.

Әйтик, Валерий Алейников Зәй каласының Тукай урамындагы 2нче йортта, үз гаражында автосервис ачарга ниятли. Чөнки инде озак вакыт эшсез утыра, ярты ел буе эшсезлек буенча пособие ала, эшен ачу өчен, хөкүмәт бирә торган субсидияне сорый.

– Көннәрнең берендә мине халыкны эш белән тәэмин итү бүлегенә чакырдылар: «Әлегә учеттан төшеп тор, берәр атнадан яңадан басарсың да, субсидия бирербез, – диләр. Алай матур сөйләшкәч, күңел тартмаса да, төштем. Бер атнадан чакыралар: «Татьяна Васильевна синең анда сервис ачуыңа каршы, башка җирдә ач», – диләр. Ә мин башка җир кайдан табыйм, баш тарттым. «Алайса, син бездә хисапта тормыйсың, пошел на хрен!» – диде миңа халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Александр Тулунин. Югыйсә хисаптан да аның матур сүзләренә ышанып төшкән идем, – ди Валерий.



Әмма ул барыбер үзенекен итә – гаражында шәхси эшмәкәр буларак эш башлап җибәрә. Күп тә үтми, аның автосервиска әверелгән гаражы янындагы баганада «Туктап торырга ярамый» дигән юл билгесе пәйда була. Әлбәттә, шунда ук туктап торган машиналарга штраф салулар башлана.

– Районның ЮХИДИ начальнигы Вадим Васильев гел шулай булачагын яшереп тә тормый. «Барыбер яптырабыз, һәр туктаган машинаны штрафка тартачакбыз», – ди. Инде район эчке эшләр бүлегенең кайсы гына хезмәте килеп документ сорамады – барысы тәртиптә. «Син һичьюгы, глава Воропаева төшке ашка кайтканда ябып тор инде», – ди гади полиция хезмәткәрләре. Алар мине жәлли. Ләкин Татьяна Васильевна һаман каршы. Инде әтиемне кыса башладылар. Ул чирле, район үзәк хастаханәсеннән аңа бушлай дару, уколлар бирелә иде, туктаттылар. Уколларның 15 мең сум торган бер кабы өч айга җитә. «Син дәүләткә бик кыйммәткә төшәсең, сатып ал», – дигән аңа район хастаханәсенең баш табибы Владимир Гуров. Минем аркада чирле кешене мыскыл итәләр», – ди Валерий.

Әмма Валерий Алейников бирешергә уйламый. Хәзер ул сервиска керү юлын үз ишегалды аша ясарга булган. Чөнки урам яктан туктап булмый – ЮХИДИ юл тамгасы куйган. Югыйсә, анда туктау беркемгә дә комачауламый, Тукай урамы – Зәйнең иң аз хәрәкәтле, иң аулак урыннарының берсе. Әгәр Валерий анда автосервисын матур итеп ясап куйса, урам матураячак кына. Чөнки аның бик матур проекты бар, ичмасам, шактый ташландык урамга ямь керер иде. Ләкин Воропаева ханымга Зәйнең матур булуы кирәкми, бигрәк тә татарның бөек шагыйре исемен йөрткән урамны ник ямьләсен ул?

Иң кызыгы шунда ки, Валерий Алейниковка автосервис ачарга рөхсәт бирмәсәләр дә, шул ук урамда,50 метрчиттәрәк кенә бер эшмәкәргә автоюгыч ачарга рөхсәт биргәннәр, бернинди юлтамга да куймаганнар. Миңа калса, хакимият бөтен кешегә дә гадел булырга, эшләргә атлыгып торган кешене ниндидер гаеп тапкан булып кысмаска тиеш. Бигрәк тә, үз эшен ачып, кешеләргә эш биреп, хакимият өстеннән күпмедер йөкне алырга маташкан кешеләргә ярдәм итү дөресрәк булыр. Гәрчә, яхшы хөкем шулай эшләргә тиеш.

Хәер, мин Татьяна Васильевнаны «яхшы хакимә» дип бәяләүчеләрне күрмәдем, үзем дә андый бәя бирердәй фаллар таба алмыйм.

* * *

Нәсимә Мәрханова Зәйнең коммуналь хуҗалыгында 41 ел эшләгән кеше, соңгы елларда сипләү-төзелеш эшләре буенча эшмәкәр булган.

– Мин инде соңгы өч елда пенсиядә, хәзер балаларга гына булышам. Фирмамны эшләтмичә тотарга мәҗбүрмен. Чөнки Зәйдә яңа мәчет төзи башлаган идем, шул хакимәбез Воропаевага ошамады булса кирәк – гел тикшерә башладылар. ОБЭП та килә, салымчылар да, янгынчылар да, полициясе дә калмады инде. Ә мәчет сала башлаганчы, бер проблемам юк иде. Бар тикшерүчеләр дә Воропаева кушуы буенча килүен яшерми.

Күптән түгел Зәйгә район башкарма комитетына яңа рәис килде. Кабинетына юньләп кереп тә утырмас борын мине чакыртты: «Мин сезгә монда эшләргә дә, яшәргә дә бирмим», – ди. Мин Президент Миңнехановка хат язып салдым. Шуннан ул бик нык гафу үтенде, кемнәрне «кысарга» икәнен аңа Воропаева күрсәткән булган. Мондый вәзгыятьтә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү ахмаклык булыр иде, шуңа күрә туктадым, – ди Нәсимә Галимулла кызы.

Башкарма комитет рәисен Воропаева ханым бик санга сугып бетерми бугай. Әле күптән түгел генә Зәй телевидениесендә сюжет узган: анда рәис Илшат Газизҗановның фатирдан-фатирга кереп, коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләрне түләргә үгетләп йөрүе күрсәтелгән. Кызык кына килеп чыга: Воропаева кешеләргә үз эшләрен алып барырга ирек бирмичә, булган эш урыннарын да бетертә, яңаларын булдыруга аяк чалып, халыкны ярык тагарак янында калдыра. Аннан соң район башкарма комитеты рәисе шул ярлы халыктан фатир өчен акча җыеп йөриме? Кешеләр бар түләүләрен дә вакытында түләп барсын өчен, аларны башта эшле һәм ашлы итәргә кирәк. Ә инде эш бирергә атлыгып торучыны кысу түгел, күккә чөеп кенә тору комачауламас иде. Районга мәчет бүләк итеп, шәһәрне бизәүчегә тикшерүләр түгел – рәхмәт хатлары җибәреп, күңелен күтәреп торырга кирәк. Менә булыр иде яхшы хакимә!



* * *

Миңа калса, яхшы түрә иң соңгы хезмәткәренә дә сүгенергә, аның дәрәҗәсен төшерердәй сүзләр әйтмәскә тиеш. Монысы түрә этикасы. Ләкин Воропаева Татьяна Васильевна моны әллә белми, әллә белеп тә үтәми – бик күпләр аның дорфалыгыннан зарлана. Әйтерсең, ул районда «кенәгиня», ә калганнар «холоплар» дип бәялиләр аны.

Роза Хуҗинага хакимә Воропаева белән еш очрашырга туры килә. Чөнки ул инде 2010нчы елдан бирле «Зәй идарә итүче компаниясе»нең җитәкчесе.

– Мин кабул итеп алганда, оешманың биш миллион сум әҗәте бар һәм ул муниципаль оешма санала иде. Аны тиз генә җаваплылыгы чикләнгән ширкәткә әверелдереп куйдылар, әҗәтләре дә күчте. Мин аларны аз-азлап каплый бардым, 2 миллион 700 мең сум тирәсе генә калды. Ләкин Воропаева безнең идарә итүче компанияне юкка чыгарырга уйлады – бердәм хисап үзәген аерып чыгарды. Нәтиҗәдә без табышсыз калдык. Бу эшне эшләмәскә кирәген аңлатып та карадым, бизнес планнар да тотып кердем – тыңлап та тормады. Һәр керүемдә эт итеп «дура, тупая, безинициативная» дип сүгеп, өч хәрефкә озатып чыгара килде. Җыелышларда гел мине сүгә, электән калган әҗәтне мин урлаган итеп күрсәтмәкче була. Инде хәзер район ТСЖларына минем белән эшләмәскә, аралашмаска кушкан. Ир-атлар: «Ничек түзәсең син аңа», – дип аптырый. Үзе миңа турыдан-туры: «Кит!» – ди. Ләкин китсәм, бөтен гаепне миңа ягып, карак итеп күрсәтеп калдырачак.

Районда зур төзелеш һәм сипләү эшләренә СРО рөхсәте миндә генә бар, ә эш бирдерми. Мин хәзер коллектив ач ятмасын, хезмәт хакы алсын өчен, эшне башка районнардан эзләп йөрергә мәҗбүрмен. Кешеләр китә башлады, аларның болай эшлисе килми. Миңа үч итеп ул зур оешманы икегә бүлеп таркатты, хәзер инде миңа калган өлешен бетерергә тырыша, – ди Роза ханым.

Тагын хакимә Воропаева эшләп, кешеләрне эшле вә ашлы итүче ширкәтне җимерә! Юньле җитәкче гамәле дип әйтеп буламы моны? Район кешеләренең тормышын җиңеләйтү хакында уйлыйсы урында, әлегә мин аның бары тик җимерүен генә күрәм. Әле соңгы сәгатьләрдә генә сөт комбинатын бары тик сөт җыю пунктына әйләндереп калдырып, 150 кешенең эшсез калуын хәбәр иттеләр. Югыйсә, хакимият бу кадәр кеше эшләгән оешманы саклап калу өчен җан-фәрман тартышырга тиеш тә бит! Ярар, соңгысында хакимиятнең ни дәрәҗәдә гаепле икәнен тикшерү өчен якын араларда тагын килеп китәрмен әле.

СОҢГЫ СҮЗ

Хәзергә исә нәтиҗә ясап торсак та була. Зәй районы хакимәсе Татьяна Воропаева эшләп торган оешмаларны тарката: кешеләрне эшсез һәм ашсыз калдыра.

Яңа эш урыннары булдырырга теләүче эшмәкәрләргә аяк чала. Үз кулы астындагылар белән дорфа кылана, аларны мыскыллый. Кайбер гамәлләренә караганда, Исламны һәм татар вә керәшеннәрне яратмый дигән нәтиҗә дә чыгарып була.

Инде мин Татарстан хөкүмәтеннән сорыйм: мондый ханымның район белән идарә итәргә хакы бармы?! Бу соравымны Президент аппаратына да юллармын.

Зәйгә өч тапкыр бардым. Беренчесендә хакимә Воропаева белән очрашуны кирәксенмәгән идем – үпкәләгән, диделәр. Әле мине үз янына алып кермәгән өчен кайбер түрәләрне дә ачуланган, имеш. Соңгы ике килүемдә кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, килүемне хәбәр иттем, очрашу сорадым, телефон номерларымны да калдырдым… Икесендә дә хакимә районнан чыгып киткән булып чыкты.

Хәер, татар язучысын һәм журналистын кабул итеп, ник вакланып торсын ул. Әнә бит, Зәй төбәгеннән чыккан Татарстанның халык әдибе, Г.Тукай бүләге иясе Рабит Батулла да аның кабул итү бүлмәсендә утырып кайтып киткән. Монысын инде оятсызлык дип кенә түгел, күренекле әдибебез аша бөтен татар халкының чыраена төкерү дип кабул итәм. Рабит ага аны санга сугып килгән икән, алгы бүлмәгә үзе чыгып каршы алырга, машинасына кадәр озатып куярга тиеш иде. Менә булыр иде мәнле кеше!

Саубуллашыр алдыннан исә, хакимәгә бер мөрәҗәгатем бар!

Хөрмәтле вә гыйззәтле Татьяна Васильевна!

Газетабызның бу санын почта аша таратуны тыймасагыз иде. Белсен Зәй халкы Сезнең үзен ничек «кайгыртканыгызны»! Югыйсә, минем элекке килүемдә район хакимиятен яманлап язган газета таратыла башлагач тиз генә җыйдырып алдыруыгыз турында хәбәрләр килеп иреште. Ярый әле кешеләр бер-берсенә күчермәләр ясап биреп укыткан. Әгәр дә «Безнең гәҗит»нең бу саны белән шундыйрак вәзгять туа икән, без сезнең белән бик нык «үпкәләшәчәкбез». Шуңа күрә һәркемгә үз эшен эшләргә комачауламасагыз иде.

Иң изге догаларымны юллап, Искәндәр СИРАҖИ.
Аватара пользователя
sergey
прогресс 63%
прогресс 63%
 
Сообщения: 223
Зарегистрирован: 13 фев 2012, 15:00

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение Ewgeniy » 14 июн 2012, 20:47

вот ведь, и как жеш это модерировать :oops:
RDJ, ставь онлайн переводчик.
Дураки победили, поздравляю, здесь я никто и звать меня никак. Тыл оказался не надёжный, поэтому меня и нет больше здесь и не будет.
Ewgeniy
завершено!
завершено!
 
Сообщения: 3360
Зарегистрирован: 28 апр 2010, 23:30
Награды: 6
Доброе сердце (1) За активность (1) За рекламу форума и портала (2) 1000 сообщений (1) 3000 сообщений (1)

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение 123456789 » 14 июн 2012, 20:54

А дети "мучаются" с татарским в школе . . . вот где талант пропадает!
У нас дело всерьез не берут. Где у нас приговоры народных судов за то, что рабочий или крестьянин, вынужденный 4 или 5 раз прийти в учреждение, наконец, получает нечто формально правильное, а по сути издевательство?" В.Ленин на X конференции РКП(б)
Аватара пользователя
123456789
консультант
консультант
 
Сообщения: 7759
Зарегистрирован: 27 фев 2011, 11:02
Награды: 6
Юридически подкован (1) Доброе сердце (2) 1000 сообщений (1) 3000 сообщений (1) 5000 сообщений (1)
Статус: Гражданин.

Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение sergey » 14 июн 2012, 21:25

Искәндәр СИРАҖИ. Бу хатны дүрт хатын язды.

Саный китсәң, хәлләр бар

Хөрмәтле Искәндәр энем! Сезнең Зәйгә килүегез яз көне боз кузгалуны хәтерләтте. Сез килеп киткәннән соң кайда гына булсаң да гел мәкалә турында гына сөйлиләр. «Шәп иткән, Сираҗи язса яза инде, берәр нәрсә эшләтмәсләр микән бу баланы?» – дигән сүзләр еш ишетелә.

Сиңа бу мәкәләдән соң шалтыратулар да язулар да күп булыр. Менә без дә кайбер нәрсәләрне языйк әле дип уйладык. Чыннан да, безнең Зәйдә татарлык бетеп бара. Т.В.Ворапаева үз тирәсенә үзеннән дә көчсезрәк кешеләрне туплады. Элек видео төшереп йөргән берсе – бер урынбасар, телевидениедә диктор булганы – икенчесе, мәгарифтә методист булып эшләгән хатын – өченче урынбасары. Бөтен педагогларны начальник итеп бетерде, үз тирәсендә авыл хуҗалыгы югары ук йортын, финанс институтын тәмамлаган беркем юк. Аларны эшкә куяр иде дә, үзеннән башлы кешеләр була да, үзе югалып кала бит. Басуларда, зур оешмаларда күренгәне дә юк. Бакча, мәктәптә йөри, газетаның һәр санына аны төшерәләр.

Гайбәт җыеп, шул гайбәтләр белән кеше чакырып тиргәп, үзенең хатын-кыз икәнен гел исбатлап тора, пенсия яшендәге хатын- кыздан башка бүтән кеше юк микәнни олы бер Зәй районында?!

Безнең Зәйдә ул килгәннән бирле бер бәйрәм дә татарча үткәрелми, гәрчә татар районы булса да. Иң зур бәйрәмнәр дә гел урыс телендә үтә.

Ул оста оратор, шул гына. Жириновский сыман оста сөйли. Шуның белән Казан түрәләрен ышандыра. Халык турында кайгыртып яшәгән башлыклар хакында укыгач, бездә кайчан шулай булыр, дип уфылдап куябыз.

Кәрәмовка килгәндә: «Җил булмаса, яфрак селкенми. Аңа Әлмәт кафесына барырга, ул хатынны акча биргән өчен саунага чакырырга да кеше кушты микәнни? Артык баюның (50 меңнәрнең) азагы начар тәмамлана шул. Балда, майда йөзгәндә берсенең дә йөрәге авыртмый, зур суммадагы акчалар белән тотылгач, йөрәкләренә бәрә. Акчасызлык шулай чирләтә ул. Нигә соң заманында гаделсезлекне күреп иптәш Кәрәмов берәр чарасын күрмәгән? Тиктомалга ничә кешене эштән чыгарган. Үз тиресе кадерле шул, итәгенә ут капкач, гаделлек эзли башлаган. Кәрәмов эштән чыгаргач ул кешеләрнең гаиләләренә никадәр борчу килгән, хәзер шундый ук язмыш үзенә дә килгән.

Без инде күп эшләдек, олыгаеп барабыз. Ә менә яшь буынның эшләргә дигән дәртен сүндермәскә иде.

Бу хатны дүрт хатын яздык.
Последний раз редактировалось sergey 14 июн 2012, 21:36, всего редактировалось 1 раз.
Аватара пользователя
sergey
прогресс 63%
прогресс 63%
 
Сообщения: 223
Зарегистрирован: 13 фев 2012, 15:00

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение pavljan » 14 июн 2012, 21:33

sergey писал(а):Бу хатны дүрт хатын яздык.

Рус теләнде хаты бармы?
Пост одобрен Евгением Вагановичем
pavljan
прогресс 54%
прогресс 54%
 
Сообщения: 182
Зарегистрирован: 16 янв 2009, 14:53
Откуда: Бугульма - Зеленоград

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение sergey » 14 июн 2012, 21:45

Бу хатны Искәндәр Сираҗига Зәй районының дүрт хатыны язган. Ул ничек урыс телендә була ала?
Аватара пользователя
sergey
прогресс 63%
прогресс 63%
 
Сообщения: 223
Зарегистрирован: 13 фев 2012, 15:00

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение Наталия » 14 июн 2012, 21:48

:?
Самое длинное путешествие начинается с одного шага...

Всем, уставшим от моего скверного характера, я искренне желаю ... ПЕРЕДОХНУТЬ!
Ударение поставьте сами!
Аватара пользователя
Наталия
завершено!
завершено!
 
Сообщения: 5531
Зарегистрирован: 19 июл 2011, 17:35
Откуда: Бугульма
Награды: 6
Борец (1) Доброе сердце (2) 1000 сообщений (1) 3000 сообщений (1) 5000 сообщений (1)

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение sergey » 14 июн 2012, 22:04

Наталия писал(а)::?

Должен пояснить, что Искәндәр СИРАҖИ - довольно известный писатель, правозащитник, журналист работающий на татарском языке. Я, sergey, пишу по поручению автора плана Путина 20/20 врача Харисова Ильдара Мисхатовича, которого тот защищает в своих статьях. Казалось бы что за чушь, почему автора плана Путина 20/20 надо ЗАЩИЩАТЬ? А это уже загадка русской действительности.
Аватара пользователя
sergey
прогресс 63%
прогресс 63%
 
Сообщения: 223
Зарегистрирован: 13 фев 2012, 15:00

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение sergey » 15 июн 2012, 22:20

Прямая связь с Газизяновым А.И. (11.06.12 13:45)
Как Вы относитесь к подлогам судебных документов? Я имею ввиду поддельную апелляционную жалобу в пользу ответчика Гурова (ЦРБ).

полный наивняк (15.06.12 01:35)
Газизянов А.И. честный и порядочный бюрократ. Поэтому он попросил оставить первый по номеру вопрос для своего разгромного выступления против телефоноого права и преступлений против правосудия. Альфие Маликовне может наступить полный капец.

Виктор (15.06.12 20:20)
По телефону прозвучало глупое предложение, брать пении с неплательщиков, не все, но думаю есть люди которые просто напросто не могут на данный момент оплатить жку, например уволенные с работы и т.п. Начисление пении просто напросто вгонят их еще большие долги, ДУМАЙТЕ люди прежде чем предлагать что либо.

Юрист с высшим советским образованием (15.06.12 21:42)
Полный наивняк наверное вырос среди телефонного права. Председателя суда назначал Президент и никакой руководитель исполкома ничего с ней не имеет права с ней сделать. Головой надо думать, прежде чем такую чушь нести.
Аватара пользователя
sergey
прогресс 63%
прогресс 63%
 
Сообщения: 223
Зарегистрирован: 13 фев 2012, 15:00

Re: Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

Сообщение sergey » 16 июн 2012, 15:34

Бугульминский гододской портал <Список форумов ‹ Общий форум ‹ Жизнь в Татарстане < Искәндәр СИРАҖИ. Зәй ягында булдым мин...

полный наивняк юристу (16.06.12 09:46)
 Формально звучит очень правильно. Но на деле варяг идёт к главе, глава идёт (идёт, а не звонит) в санэпидстанцию, Онищенко идёт к заведующему судом. Зав. суда вызывает к себе заведующего адвокатами. Заведующий адвокатами берёт ( не крадёт) у своего адвоката готовую бумагу и передаёт её заведующему канцелярией суда. Так в Казань идёт заменённая (подложная) бумага. Я вырос среди такого права. Другого права в России просто нет.

zai (16.06.12 10:17)
 Добрый день. Списобо за большой интерес к теме сбора за ЖКУ друзья. Я буду Вам очень благодарен если внесете предложения.

заинец (16.06.12 15:25)
К сожалению, мы все пишем Искандеру СИРАЖИ, вносим ему свои предложения. Основное предложение - произвести кадровые изменения в администрации города и района.


мне ещё за ипотеку платить (16.06.12 11:03)
 Если нет ни единого звонка по заявленной теме, то это не значит, что народ никуда не звонит. Он звонит Искандеру Сиражи по телефону +79274160025
Его статья "Зәйдә татар булу гаеплеме?" описывает главу, которая не занимается делами городского и районного хозяйства, растущей безработицей, а занимается делами и делишками наподобие борьбы с врачом Харисовым. В этой борьбе уже дошли до подлога судебных документов. Это пенсионерка с семечками, которой доверили город и район. А рыба всегда гниёт с головы.
Аватара пользователя
sergey
прогресс 63%
прогресс 63%
 
Сообщения: 223
Зарегистрирован: 13 фев 2012, 15:00

След.

Вернуться в Жизнь в Татарстане

Кто сейчас на конференции

Сейчас этот форум просматривают: нет зарегистрированных пользователей и гости: 1

cron